Түбән Камада кызлар, юниорлар һәм хатын-кызлар арасында бокс буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды.
Якташыбыз Нуретдинова Саҗидә Татарстан Республикасы чемпионатында беренче урынны яулады.
Саҗидә - беренче спорт мәктәбенең бокс буенча секциясе укучысы. Кызның тренеры Айрат Шамсуаров.
2021 елның гыйнварында Саҗидә Идел буе федераль округында республика җыелма командасы составында Татарстан Республикасы данын яклаячак.