Баулыда балыкчыларны кисәтәләр

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

Кышкы балык тоту кайвакыт фаҗига белән борылырга мөмкин. Баулы районында бозда хәвефсезлекне кисәтү кысаларында рейдлар уза.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре моның өчен җиһазландырылмаган урыннарда бозга чыкмаска киңәш итәләр.

Түбәндәгеләрне белү зарур:
1. Төче суда кимендә 10 см һәм тозлы суда 15 см калынлыктагы боз кеше өчен куркынычсыз санала.
2. Елга тамакларында боз ныклыгы кими.
3. Боз тиз агымлы урыннарда, чишмәләр агып чыккан һәм  су агып төшүче урыннарда, шулай ук су үсемлекләре үсә торган җирләрдә ныклы түгел.
4. Әгәр һава температурасыөч көннән артык  0 градустан югары торса, бозның ныклыгы 25% ка кими.
5. Боз ныклыгын визуаль рәвештә билгеләргә мөмкин:
Зәңгәрсу төстәге боз - нык, ак төстәгенең ныклыгы - 2 тапкырга кимрәк, тонык ак төстәге яисә саргылт төстәге боз - ышанычсыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International