2020 елның 14 декабренә планлаштырылган гражданнарны гомумроссия кабул итү көне булмаячак

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

COVID-19 инфекциясе йоктыру куркынычы белән бәйле эпидемиологик хәлнең катлаулануын исәпкә алып, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең, эпидемиологик вәзгыять тотрыклану чорына кадәр, гражданнарны кабул итүнең гомумроссия көне срокларын күчерү турындагы тәкъдиме хупланды.

Шуңа бәйле рәвештә 2020 елның 14 декабрендә Россия Федерациясе территориясендә гражданнарны кабул итүнең гомумроссия көне булмаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International