Татарстанда Яңа ел төнендә җәмәгать туклануы оешмалары өчен искәрмә ясадылар

2020 елның 4 декабре, җомга

Тиешле карарны республика премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Яңа ел төнендә Татарстанның җәмәгать туклануы йортларына 03:00 гә кадәр эшләргә рөхсәт ителә. Республика премьер-министры Алексей Песошин кул куйган карар бүген ТР хокукый мәгълүмат порталында бастырылды.

Билгеләп үтелгәнчә, әлеге рөхсәт 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә генә гамәлдә. Башка көннәрдә кафе һәм рестораннар элеккечә 24: 00 гә кадәр эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International