Татарстан Росреестры һәм Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы: игелекле эшләр традицияләрен дәвам итеп

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

1 декабрьдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасы вәкилләре “Игелекле эшләр көне” хәйрия фондына ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче гражданнарны кабул итте.

Ведомстволар белгечләре әлеге Фондка керүчеләргә күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча консультация бирделәр.

Беренче тапкыр юридик ярдәм буенча консультацияләрне ведомстволар экспертлары 2019 елның сентябрендә бирә башлады, бу вакыт эчендә хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә алу мәсьәләләре буенча йөздән артык гражданга мәгълүмат бирелде.

Әлеге хезмәтнең кирәклеген исәпкә алып, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасы “Игелекле эшләр көне” хәйрия фонды белән берлектә киләсе елда да хезмәттәшлекне дәвам итәргә ниятли. Әлеге проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Фондның ведомство белгечләренә турыдан-туры мөрәҗәгать итү һәм бушлай квалификацияле ярдәм алу мөмкинлеге барлыкка килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International