Баулыда кардан чистарту буенча эш актив бара

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Ял көннәрендә шәһәрдә 10 сантиметрдан артык кар яуды. Шуңа күрә Баулыны төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләренә эш артты.

Предприятиенең кар җыю техникасы иртәнге өчтән эшли башлый.

«Бүген тугыз берәмлек техника эшли, алар тулысынча маршрут буенча уздылар, социаль объектларга, мәктәпләргә һәм хастаханәләргә илтүче юлларны чистарттылар», - ди «Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» баш инженеры Марсель Даутов.

Кардан чистартуда техника гына түгел, предприятие хезмәткәрләре дә эшли. Алар көрәк белән коралланып, техника керә алмаслык урыннарда эшлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International