Татарстанда Яңа ел чыршыларын уздыруның яңа кагыйдәләре билгеле булды

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Президенты каршындагы традицион шимбә киңәшмәсендә ТР буенча Баш санитария табибы Марина Патяшина республикада Яңа ел чыршыларын уздыру үзенчәлекләре турында сөйләде.

Патяшина сүзләренчә, быел чаралар үткәрү урыннарында бактерицид нурланыш җиһазлары булырга тиеш, шулай ук әйлән-бәйләнне булдырмаска кирәк, чөнки балалар кулга тотынып бер-берсенә инфекция тапшыру куркынычын арттырачак.

Кечкенә татарстанлыны Яңа ел бәйрәменә 65 яшьтән дә өлкәнрәк булмаган бер кеше озата бара ала.

Һәм, әлбәттә, барысы да битлекләрдә булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International