Кичә Поповка авылында яшәүче Надежда Звягинцева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Надежда Фёдоровна Фоминовка авылында туган, күп балалы гаиләдә үскән.
Мәктәпне бетергәч, Надежда Фёдоровна башта урманчылыкта эшләгән, аннары - Поповка табиб амбулаториясендә, соңрак пекарняда, ә лаеклы ялга китәр алдыннан - "Кандыз" совхозында.
Бүгенге көндә ул Поповка авылында яши, өлкән яшьтә булуына карамастан, хуҗалыкта барысын да үзе эшләргә тырыша, бакча карый.
Юбиляр тормыш иптәше - сугыш ветераны белән дүрт бала тәрбияләп үстергән.
Ветеранны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин котлады, җылы теләкләрен җиткерде.