Быелның октябрендә хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелеге старт алды, турнирларда 10 команда катнаша. Бүген шәһәрнең боз сараенда беренчелекнең календарь уеннары кысаларында 2006-2007 елгы яшүсмерләр арасында чираттагы уен узды. Бозда «Девон» (Баулы) командасы һәм «Яшьлек» (Зәй) командасы очрашты.
Беренче таймада кунаклар баулылар капкасына беренче алканы керттеләр.
"Барлык спортчылар да шактый тәҗрибәле, хоккей белән инде 6 елдан артык шөгыльләнәләр, - дип сөйләде “Девон” боз сарае директоры Равил Мөхәммәтҗанов. - Җиңелүләр була, ләкин, мәсәлән, Яр Чаллыга һәм Бөгелмәгә барып, боз хуҗаларын зур счет белән җиңеп, бик яхшы уйнадылар".
Хоккей буенча турнир нәтиҗәсен сез Баулы телевидениесенең якындагы яңалыклар чыгарылышында күрә аласыз.