Транспорт оешмасы шулай ук район буенча берничә рейс тукталып торуы турында хәбәр итә.
21 ноябрьдә Баулы районында Баулы-Шалты һәм Баулы-Кызылъяр маршрутлары буенча рейслар яңадан йцри башлый. Бу хакта транспорт оешмасына сылтама белән official_bavly инстаграм-аккаунтында хәбәр ителә.
Шул ук вакытта Васькино-Туйралы, Татар Томбарлы һәм Кырымсарай авылларына кадәр рейслар, әлегә машина йөртүчеләрнең больничныйда булуы сәбәпле, тукталып тора дип билгеләп үтелә.