Баулылар "Игелекле Татарстан" республика семинарында катнашты

2020 елның 20 ноябре, җомга

Казанда «Идел» Яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә волонтерлар һәм иреклеләр берләшмәләре белән хезмәттәшлек өчен җаваплыларның «Игелекле Татарстан» республика семинары узды.

Баулы районыннан район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Илмира Хөснуллина, яшьләр эшләре буенча бүлек җитәкчесе Айдар Хәлиуллин һәм “Яшьләр дөньясы” күппрофильле яшьләр үзәге белгече Артур Гәрәев катнашты. 

Семинар 19 ноябрьдән 22 ноябрьгә кадәр тренинглар һәм стратегик сессияләр формасындагы профильле белем бирү чаралары форматында узган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International