Баулылар бушлай юридик ярдәм алырга мөмкин

2020 елның 20 ноябре, җомга

Бүген «Россия юристлары ассоциациясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе һәм «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясе халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә.

Санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, чара телефон элемтәсе ярдәмендә үтә. Консультация эш көне дәвамында республика районнарында һәм шәһәрләрендә 8:00 дән 15:30 сәгатькә кадәр консультантларның сменалы составы тарафыннан биреләчәк.

Баулы районында халыкка бушлай юридик ярдәм түбәндәге белгечләр тарафыннан күрсәтеләчәк:


Пенсия фонды белгече Кәримова Розалия Расимовна (8:00 - 09:30) - Баулы ш., Ленин ур., 13 й;

Суд приставы Евдокимова Валентина Владимировна (9:30-11:00);

Баулы нотариаль округы нотариуслары  (85569) 5-36-64, 5-64-14 (11:00-12:30);

«БТИ РТ» АҖенең Баулы бүлекчәсе җитәкчесе Токмачева Елена Николаевна (12:30 - 14:00);

Адвокат  (14:00 - 15:30).

Барлык сораулар буенча Баулы районында җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Айгөл Риф кызы Халитовага 8 (85569) 5 58 05 мөрәҗәгать итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International