Бүген Баулы районының тагын бер хөрмәтле ветераны Евдокия Ревина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Евдокия Михайловна 1930 елда Баулы районының Лукинка авылында туа.
Сугыш вакытында, шул чордагы барлык балалар кебек үк, колхозда эшли. Мәктәпне тәмамлагач, ул Баулыга күчә, төзелеш оешмасында төрле эшләр башкара, соңрак - военкоматта, УБРда диспетчер булып эшли.
Ветеран тормыш иптәше белән бергә дүрт бала үстергәннәр. 9 оныгы, 17 оныкчыгы бар.
Евдокия Михайловнаны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин тәбрикләде.