5нче мәктәпнең 10нчы сыйныф укучылары "Битум" интеллектуаль уенында катнашты.
Уен темасы ТАССРның 100 еллыгына багышланды.
Сыйныф укучылары 3 командага бүленделәр. Уен 4 раундтан торды. Беренче раундта балалар Россиянең шифрланган шәһәрләрен эзләп таптылар, рәсемнәрдә хаталар эзләделәр, күп кенә тарихи фактларны искә төшерделәр.