Бүген, 18 нче ноябрьдә, "Безнең ишегалды" программасы буенча эшләр башкару темасына микрорайонда яшәүчеләр белән очрашу узачак.
2019 елда старт алган «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында Баулыда 16 ишегалды төзекләндерелде. Программага беренче чиратта капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ булган ишегаллары керә.
Программа 2021 елда да дәвам итәчәк. Бүген, 18 ноябрьдә, 18.00 сәгатьтә С.Сәйдәшев урамындагы 19 һәм 19 А йортларда яшәүчеләр белән очрашу узачак Бу хакта Баулы шәһәре башкарма комитетының ikmobavly инстаграмы аккаунтында хәбәр ителә.
Халык үз ишегаллары территориясен төзекләндерү өчен үз теләкләрен әйтә алачак.
Фото: Баулы-информ редакциясе архивы.