Бүген Баулыда «Җәлил укулары» III Халыкара әдәби бәйгесенең сайлап алу туры узды. Чараны Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе, Баулы районы мәгариф һәм мәдәният бүлекләре оештырды.
Быел, коронавирус инфекциясе таралу куркынычы булу сәбәпле, сайлап алу турын читтән торып уздырырга карар кылынды. Конкурсантлар жюри карамагына видео-эшләр тәкъдим иттеләр.
Узган ел сайлап алу турында 60ка якын баулылы катнашса, быел 110 кеше үз көчен сынап карады. Конкурста беренче тапкыр балалар һәм яшүсмерләр генә түгел, теләге булган һәркем катнаша алды. Иң нәни бәйгечеләр Сәйдә Фәритова белән Милана Гафуровага бары өч яшь булса, иң өлкәне булган Наҗия апа Гыйльфанова укытучы ветеран булып тора. Шәһәрнең балалар бакчалары тәрбиячеләре аеруча актив булуын билгеләп үтәргә кирәк.
Бәйгечеләр “Җәлил татар телендә”, “Җәлил рус телендә”, “Җәлил дөнья халыклары телендә”, “Җәлилчеләр” номинацияләрендә үз көчләрен сынап карадылар. Шунысы игътибарга лаек, быел Җәлил шигырьләре төрек, азәрбайҗан һәм инглиз телләрендә дә яңгырады.
30 дан артык эш призлы урыннарга лаек булды. Аларның иң яхшылары бәйгенең зона турында катнашу өчен юлланачак.