Яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмауга юнәлдерелгән яңа чикләүләр гамәлдә.
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, 23.00 дән 06.00 гә кадәр күңел ачу чаралары туктатыла, шулай ук таксида, башка җәмәгать транспортында барлык пассажирлар да битлек булган очракта гына йөри ала.
Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин чираттагы аппарат киңәшмәсендә районда төрле чаралар үткәрүне мөмкин кадәр киметергә тәкъдим итте, ә киңәшмәләрне онлайн форматта үткәрергә кирәк, дип ассызыклады. Шулай ук театрларга һәм кинотеатрларга йөрүне чикләргә кирәк.