Баулы эшмәкәрләрен һәм үзмәшгульләрне маркетплейсларда эшләргә өйрәнергә чакыралар

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Вайлдберриз», «КазанЭкспресс», «Озон» һәм «Алиэкспресс Россия» компанияләре белән берлектә эшмәкәрләрне һәм үзмәшгуль гражданнарны маркетплейсларда укыталар.

Онлайн вебинарлар программасы электрон мәйданчыкларның эш принциплары белән танышудан, әлеге платформаларның товар кую һәм сатулар белән идарә итү өчен мөмкинлекләрен тәкъдир итүдән, шулай ук республика эшмәкәрләренә маркетинг коммуникацияләре һәм түләүсез инструментлар ярдәмендә үзләренең товар әйләнешен күтәрү турында мәгълүмат бирүдән гыйбарәт. Онлайн-тренинглар үткәрү даталарын түбәндәге сылтама буенча белергә мөмкин:

https://bavly.tatarstan.ru/index.htm/news/1863537.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International