Гражданны судсыз да банкрот дип танырга мөмкиннәр

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

2020 елның 1 сентябреннән Россия Федерациясе законнарында «Гражданның судтан тыш банкротлыгы» дигән яңа төшенчә барлыкка килде.

Ул түбәндәге шартларга туры килә торган гражданнарга кагыла:

- акчалата йөкләмәләр һәм мәҗбүри түләүләр буенча бурыч күләме кимендә 50 мең сум, иң күбе - 500 мең сум;
- бурычлының милке булмау;
- гражданга карата гариза бирелгән датага башкару производствосы тәмамланган булырга тиеш.

Судтан тыш банкротлык процедурасы алты ай дәвам итә. Шушы вакыт узганнан соң бурычлар түләтүгә өметсез дип таныла һәм гражданин кредиторлар таләпләрен алга таба үтәүдән азат ителә.

Тулырак:https://bavly.tatarstan.ru/index.htm/news/1862892.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International