Татарстанда дарулар китерү өчен 10 электрон хаб ачылачак

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда дару препаратларын китерү өчен ун электрон хабтан челтәр булдырылачак. "еАптека"ның биш пунктын республика башкаласында урнаштырачаклар, ә калганнарын - районнарда.

Беренче пункт 27 ноябрьдә Казан шәһәре, Сәет- Галиев урамы, 6 адресы буенча ачылачак. Бу даруханәнең ассортименты 18 мең дару һәм сәламәтлек товарларыннан торачак, дип планлаштырыла. Пункт көненә 1 меңнән артык заказ китерә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International