Баулы шәһәрендә йөздән артык видеокүзәтү камералары эшли

2020 елның 4 ноябре, чәршәмбе

Баулы шәһәрендә 119 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган. Тагын 10сы -  Эчке эшләр министрлыгы линиясе буенча. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров хәбәр итте.

Ул 41 камерага хезмәт күрсәткән өчен “Безнең ишегалды” торак милекчеләре ширкәте түли, калган 88 камерага хезмәт күрсәтү шәһәр бюджеты хисабына алып барыла, дип билгеләде. Барлык камераларга “Таттелеком” компаниясе хезмәт күрсәтә. Бакиров сүзләренчә, хәзерге вакытта барлык камералар да эшли.

Шулай ук ачык бассейн территориясендә өстәмә камералар урнаштыру эшләре алып барыла. Тиздән анда ике видеокүзәтү камерасы урнаштырачаклар.

Баулыда видеокүзәтү системасын торак йортларның ишегалларында да кертергә планлаштыралар: шул максат белән хәзер идарәче компания камералар урнаштыру өчен беркетмә әзерли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International