Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге «Мәҗбүри пенсия иминләштерүе буенча елның иң яхшы иминиятләштерүчесе - 2020» бөтенроссия конкурсы узуы турында искә төшерә.
Конкурста катнашучылар - индивидуаль (персоналаштырылган) исәпкә алу өчен кирәкле документлар һәм иминият кертемнәре буенча хисаплылыкны үз вакытында һәм сыйфатлы итеп тәкъдим итүче юридик затлар һәм индивидуаль эшкуарлар.
Конкурста катнашу өчен критерийларга туры килергә кирәк. Төп критерий: электрон рәвештә хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләр формалаштыру өчен кирәкле хисаплылыкны вакытында һәм сыйфатлы итеп тапшыру, 2017 елга кадәр чорга иминият кертемнәре, пенялар һәм штрафлар буенча недоимка булмау, тиешле эш төрләрендә стажлы индивидуаль белешмәләрне вакытында һәм сыйфатлы итеп тапшыру, иминләштерүчеләр белән индивидуаль счетны хосусый исәп-хисап счетына яисә индивидуаль счет төзәтү өчен кирәкле документлар, электрон формада, вакытлы эш уздыру өчен пенсия билгеләү буенча нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм башкалар.
Моннан тыш, эш бирүче һәм иминиятчеләр адресына шикаятьләр теркәлергә тиеш түгел.