Агымдагы елда 6494 литр алкоголь һәм спиртлы продукцияне юк итүгә җибәрелгән

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре законсыз әйләнештән алынган контрафакт алкоголь партиясен "Росспиртпром" ААҖ вәкилләренә юк итүгә тапшырдылар.

Судларның 1649 литр күләмдәге алкоголь продукциясен юк итү турындагы карарлары нигезендә, 21-22 октябрьдә Азнакай, Баулы, Бөгелмә һәм Әлмәт шәһәрләрендәге складлардан контрафакт продукция алып кителде.

Агымдагы елда юкка чыгаруга стандартлар, санитария кагыйдәләре һәм гигиена нормативлары таләпләренә җавап бирмәгән, шулай ук халыкның сәламәтлегенә һәм гомеренә куркыныч тудырган 6494 литр алкоголь һәм спиртлы продукция җибәрелгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International