Баулы мәктәбендә Бөек Ватан сугышында катнашкан укытучыларга багышланган стенд ачылды

2020 елның 28 октябре, чәршәмбе

2нче мәктәптә, Бөек Ватан сугышында катнашып, фронттан кайткач әлеге мәктәптә укытучы булып  хезмәт иткән якташларыбызга багышланган мемориаль такта ачтылар.

Мемориаль тактаны мәктәпнең икенче катында урнаштырганнар, бүген аны ачу тантанасы булып узды. Чарада мәктәп укытучылары һәм укучылары, шулай ук Баулы шәһәренең мактаулы гражданины Марсель Мөхәммәтшин катнашты. 

Стендта укытучылар Исмәгыйль Галиев, Владимир Михайлов, Миргалим Мәрдәнов, Мәхмүт Кашипов, Сафуан Сәлимов, Ибраһим Якупов һәм башка бик күпләрнең исемнәре мәңгеләштерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International