Бүген хезмәт ветераны Артемьева Клавдия Васильевнага 90 яшь тулды.
Клавдия Васильевнаның хезмәт стажы 30 елдан артык. Иртә тол калып, ул ялгызы дүрт баласын лаеклы кешеләр тәрбияләп үстерә.
Район җитәкчелеге исеменнән юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илмира Хөснуллина котлады. Изге теләкләрен әйтеп, бүләк һәм чәчәкләр тапшырды.