Чара Росреестрның Федераль кадастр палатасы төзелүгә 20 ел тулуга багышланган.
"Кайнар линия" үткәрү вакытында түбәндәге мәсьәләләр буенча консультация алырга мөмкин булачак:
- дәүләт кадастр исәбе һәм күчемсез милеккә хокукларны теркәү; җир кишәрлекләрен исәпкә алу һәм кую; Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан белешмәләр бирү.
- Бу процедуралар өчен нинди документлар кирәк булуы;
- җир кишәрлегеннән рөхсәт ителгән файдалану төрен ничек үзгәртергә һәм үз җир кишәрлеген законсыз килешүләрдән ничек якларга;
- хәзерге вакытта торак һәм бакча йортлары ничек рәсмиләштерелә;
- күчемсез милек сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә.
Татарстанлыларның бу һәм башка сорауларына ведомство экспертлары 2020 елның 29 октябрендә 10 нан 12 сәгатькә кадәр җавап бирәчәк.
Кайнар линия телефоны (843)255-25-71.