Бүген хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Марзия Гаязова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Мәрзия апа озак еллар “Баулы авыл хуҗалыгы химиясе” предприятиесендә хисапчы булып эшләгән. Ире, Бөек Ватан сугышы ветераны белән бергә ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр.
Хөрмәтле ветеранны олы юбилее белән Баулы районы башкарма комитетының беренче урынбасары Илмира Хөснуллина котлады. Сәламәтлек һәм оптимизм теләп, ул чәчәкләр, бүләк, шулай ук ил Президентыннан котлау открыткасы тапшырды.