2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны уртак кабул итү практикасын дәвам итә.
2020 елның 27 октябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһ., Карл Маркс ур., 61) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сабурская Сәрия Харисовна һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Олейник Павел Михайлович гражданнарны кабул итәчәк.
Татарстан Республикасында яшәүчеләр үз сорауларын Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасарына һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә «Skype» программасы аша бирү мөмкинлеге булачак.
Сәрия Сабурская һәм Павел Олейникка мөрәҗәгать итәргә теләгән республика халкына алдан ук (843) 236-41-80 телефоны буенча язылырга кирәк.