Дүртенче чакырылыш район Советының икенче утырышында депутатлар Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесен һәм "Баулы шәһәре" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесен сайладылар.
Утырыш дистанцион режимда узды. Көн тәртибенең төп пунктлары - район башкарма комитеты һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчеләрен сайлау, район Советы һәм Баулы шәһәре Советының даими комиссияләрен төзү.
Билгеле булганча, 23 сентябрьдә район башкарма комитеты һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчеләренең вакантлы вазыйфаларына конкурс игълан ителде. Кичә, 22 октябрьдә, тәкъдим ителә торган таләпләргә туры килә торган кандидатларны сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы булды. Бүген, ачык тавыш бирү юлы белән, депутатлар района башкарма комитеты һәм "Баулы шәһәре" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчеләрен сайладылар.
Депутатлар бертавыштан әлеге вазыйфаларга Ильяс Гозәеровне һәм Данияр Бакировны сайладылар.
