РОСРЕСТР ФГИС ЕГРН үзәкләштерелгән системасына күчүне төгәлләде

2020 елның 23 октябре, җомга

Яңа мәгълүмати системага күчүне татарстанлылар сизмәделәр дә.

Росреестр 2020 елның 21 октябрендә Россиянең барлык субъектларын федераль дәүләт мәгълүмат системасына күчеш буенча масштаблы эшне төгәлләде, дип хәбәр итте Росреестр җитәкчесе Олег Скуфинский.

2020 ел ахырында - 2021 ел башында шулай ук рәсми сайт реинжинирингы тәмамланачак. Яңа системага күчү ведомствоның электрон сервислары өлешен арттырырга, гражданнарның канәгатьлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу Росреестр хезмәтләренең сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәсен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. 2020 елның сентябрендә Росреестр җитәкчесе Россия Президенты Владимир Путинга хәбәр иткәнчә, хезмәтнең коронавирус белән бәйле чикләүләр чорындагы хезмәте ЕГРН федераль дәүләт мәгълүмат системасына төбәк мирас системаларыннан мәгълүматны күчерү эшен туктатмаган: «Ел ахырына кадәр без бу бурычны үтәрбез, һәм тулаем бу системага күчү буенча сервислар тотрыклы эшли башлаячак». Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2020 елның 16 сентябрендә ФГИС ЕГРНга күчте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International