22 октябрьдә 13.30 сәгатьтә «Татарстан 24» телеканалында туры эфирда «Торак-коммуналь советлар» программасы узачак.
Ул җир законнарын бозу мәсьәләләренә багышлана. Әлеге тема буенча аңлатмаларны Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең дәүләт күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге башлыгы Аркадий Белкин бирәчәк.
Татарстан Росреестры эксперты җир участоклары хуҗаларына рекомендацияләр бирәчәк, мәсәлән, күрше синең территорияне "басып алса" нишләргә, җир законнарын бозучылардан ничек сакланырга икәне турында.
Шул ук вакытта һәр тамашачы шулай ук үзен борчыган сорауны бирергә мөмкин. Моның өчен турыдан-туры эфирның кайнар линиясе (843) 511-99-66, 8-800-500-32-55 номерын гына җыярга кирәк.
Программаны 13:30 дан 14:00 гә кадәр карагыз. Кабатлау 15:30 һәм 19:30; шимбә - 18:30; якшәмбе көннәрендә - 13:30.