Баулы районында ялгыз яшәүче гражданнарга азык-төлек һәм дару китерү буенча “кайнар линия” телефоны эшли

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

Баулы районында 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнарга азык-төлек һәм дару китерү буенча “кайнар линия” телефоны 5-46-68, 5-12-04 номерлары буенча эшли.

Сәгать 8.00 дән 17.00 гә кадәр эш көннәрендә шалтыратулар кабул ителә.

Волонтерлар азык-төлек һәм даруларны ялгыз яшәүче карт кеше яисә инвалид акчалары исәбенә башкара. Волонтерлар, социаль хезмәткәрләр иң кирәкле продуктларны илтә, заявкалар көн дәвамында үтәлә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International