Татарстанда күчемсез милек базарында активлык, яңа коронавиhec инфекциясе таралу белән бәйле хәлгә карамастан, сизелерлек артты.
Шулай итеп, Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча 2020 елның 9 аенда төбәктә сату-алу шартнамәләре нигезендә 100 мең тирәсе хокук теркәлгән. Бу үткән ел белән чагыштырганда 20%ка күбрәк.
Күчемсез милек объектлары төрләре буенча киселештә агымдагы елда торак урыннарга 52 меңнән артык хокук күчүе теркәлгән, 36 меңгә якын - җир кишәрлекләренә һәм 9 меңнән аз гына артык торак булмаган биналарга.
"Быел күчемсез милек базарында иң зур активлык соңгы өч айда теркәлә. Июль-сентябрь айларында Татарстан Росреестры ай саен 15-16 мең килешү теркәгән! Узган ел шул ук айларда 9-9,5 мең килешү булган, - дип шәрехли Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Лилия Борһанова. Шул рәвешле, пандемиягә карамыйча, июль-сентябрьдә үсеш якынча 60% тәшкил итте ".