Татарстан Росреестры 4,2 мең ташламалы ипотека теркәгән

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе

Көн саен Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә күчемсез мөлкәт белән исәп-теркәү гамәлләрен башкаруга ике мең ярым гариза керә, шуларның 300дән артыгы ипотека теркәвенә алына, шул исәптән ташламалы.

Ташламалы ипотека буенча дәүләт программасы гамәлдә булган вакытта Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе тарафыннан 4 287 ипотека теркәлгән, ул агымдагы елның апреленнән 6,5% ставка белән старт алган. Иң зур активлык соңгы өч айда күзәтелә: әйтик, июльдә - 958 ипотека, августта - 890, сентябрьдә - 907. Октябрьнең беренче ике атнасында ук - 779! Чагыштыру өчен: майда 300 гә якын ипотека теркәлгән, июньдә - 450 дән артык. Киләсе айларда Татарстанда ташламалы ипотка ихтыяҗ ике-өч тапкырга арткан.

Исегезгә төшерәбез, РФ Хөкүмәте еллык 6,5% лы ташламалы ипотека программасын 2020 елның апрелендә раслады. Ул беренчел базарда торак сатып алуга алынган кредитларга кагыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International