Социаль челтәрдә Баулылар юл йөрү кагыйдәләрен бозу фактлары турында хәбәр итә ала.
Баулы районы ЮХИДИ бүлеге юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу фактлары турында мәгълүмат алу өчен телеграм-канал (https://t.me/gibdd_bavly) булдырды.
Баулы шәһәре дәүләт автоинспекциясе гражданнарныа 02 яки 5-13-02 телефоннары аша исерек килеш транспорт белән идарә итү фактлары турында кичекмәстән хәбәр итәргә чакыра, шулай ук телеграм-канал аркылы да хәбәр итәргә мөмкин.