Татарстан Президенты республика учреждениеләрендә эпидемиологиягә каршы чараларны оештыруны контрольдә тотуны көчәйтергә кушты

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

Мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте учреждениеләрендә эпидемиологиягә каршы чаралар оештыруны контрольдә тотуны көчәйтергә кушылды.

Эчке эшләр министрлыгы хокук бозуларны шактый күп ачыклый. Р.Миңнеханов ТРның барлык районнарында диярлек битлек режимын бозуның ачыклануын билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, Р.Миңнеханов койка фонды резервын даими мониторинглауны алып барырга, дару препаратлары, индивидуаль саклану чаралары һәм диагностика тестлары запасын тәэмин итәргә, шулай ук гриппка каршы вакцинацияне дәвам итәргә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International