Баулы ветеранын юбилей белән котладылар

2020 елның 11 октябре, якшәмбе

Бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен Сидорова Римма Александровна билгеләп үтә. Ул гомере буе Баулы районында яшәгән. Сугыш елларында ятим калып, бик күп авырлыклар кичергән.

Тыл ветераны тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияләп үстергән, бүген балалары, оныклары, оныкчыклары кадер-хөрмәтендә гомер кичерә.

Римма Александровнаны юбилее белән якыннары, шулай ук район җитәкчелеге исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина тәбрикләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International