Баулы кышка әзер

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Ел саен Баулының торак-коммуналь предприятиеләре ныгытып кышны каршыларга әзерләнә.

Баулы шәһәре һәм Баулы районы идарәче компаниясендә 184 күпфатирлы йорт бар, анда 11 меңнән артык кеше яши.

Йортларга хезмәт күрсәтү белән алты оешма шөгыльләнә. Идарәче компания директоры Руслан Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, күп фатирлы йортларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче барлык оешмалар да хезмәткәрләр белән комплектланган.

Кышкы чорга әзерлек кысаларында подъездларны, түбәләрне, күпфатирлы йортларның өлешчә фасадларын ремонтлау эшләре башкарылды. Кирәкле кар чистарту техникасы, йөк машиналары, АГП әзерләнгән.  Хезмәт күрсәтүче оешмаларга кышкы чорда ишегалды территорияләрен чистартуга 45 тонна ком-тоз катнашмасы да тупланган.

Айгөл Идиятуллина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International