Санитар нормалар еш бозылган урыннар билгеле.
Баулы районында битлек режимын бозуларны ачыклау буенча рейдлар йомгаклары җәмәгать туклануы нокталарында Роспотребнадзор таләпләренең ешрак үтәлмәвен күрсәтте.
Роспотребнадзор идарәсенең Баулы районындагы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Галина Алатырева хәбәр иткәнчә, Роспотребнадзор нормаларын һәм таләпләрен үтәү буенча район оешмаларын һәм предприятиеләрен тикшерү даими үткәрелә. Тикшерүләр нәтиҗәсендә, күпчелек җитешсезлекләр җәмәгать туклануы нокталарында табылган, ә атап әйткәндә - сатып алучылар һәм кулланучылар өчен дезинфекцияләүче чаралар булмау.