Баулыда парк күз алдында үзгәрә

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

Баулы быел тоташ төзелеш мәйданчыгын хәтерләтә. Ремонт эшләре шәһәрнең һәр почмагында бара дип әйтергә мөмкин. Яз көне башланган Җиңү һәм Хезмәт Даны паркын реконструкцияләү эшләре шулай ук дәвам итә.

- Көн саен төзелеш барышын күзәтеп торабыз, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеров. - Бүгенге көндә төп эшләр яктырту буенча бара, яктырту приборлары урнаштырылган. Бу атнада агачларны, һәйкәлләрне яктырту эшләре алып барылачак. Яшелләндерү эшләре бара. Бригадалар брусчатка җәяләр, һава шартлары яхшы, шуңа күрә тәүлекнең караңгы вакытына кадәр эш дәвам итә. Әлегә барысы да план буенча бара. Без вакытында объектны тапшырырга тиеш.

Октябрь ахырына кадәр төзүчеләр паркның бер өлешен самолет һәйкәленә кадәр төзекләндерүне тәмамларга планлаштыралар. Паркның калган өлешен реконструкцияләү яз җитү белән дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International