8 октябрьдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе кече һәм урта бизнес вәкилләре, шул исәптән шәхси эшмәкәрләр өчен күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча Инстаграмда турыдан-туры эфир уздырачак.
Туры эфир кысаларында Татарстан Росреестры эксперты кече һәм урта бизнес субъектлары өчен күчемсез милекне теркәү сроклары турында; документлар бирү ысуллары турында; коммерция эшчәнлеге өчен күчемсез милек сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге һ.б. турында сөйләячәкләр.