Бүген Баулы шәһәренең «Пегас» спорт-патриотик клубы Башкортстанның Туймазы районында узган «Они сражались за Родину» хәрби-тарихи фестивалендә катнашты. Анда Россиянең төрле шәһәрләреннән хәрби клублар һәм эзләү отрядлары килгән иде.
Сугышны реконструкцияләүдә "Пегас"ның хәрби техникасы - БА-64 һәм ЗИС дивизион пушкасы кулланылды.
"Пегас" - мондый фестивальләрнең актив катнашучысы. Аның җитәкчесе Азат Арслановның һәм клуб әгъзаларының энтузиазмы нәтиҗәсендә, ул Татарстан гына түгел, башка регионнар реконструкторлары арасында да яхшы билгеле.