ОРВИ белән авыручылар арту аркасында, балалар бакчасын вакытлыча ябарга туры килде.
Татар Томбарлы авылы балалар бакчасында кайбер хезмәткәрләрдә кискен респиратор авыру теркәлгән. Шуңа бәйле рәвештә мәктәпкәчә учреждениене вакытлыча яптылар - бер атнага. Билгеләп үтелгәнчә, әлеге балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр сәламәт.