Баулы сукырлар җәмгыяте биш елга йомгак ясады

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

Бүген Баулы шәһәренең бер кафесында Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасының хисап-сайлау конференциясе узды. Анда Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Илмира Хөснуллина һәм Бөтенроссия сукырлар оешмасының Бөгелмә бүлекчәсе рәисе Артем Пахарев катнашты.

Соңгы биш елда Баулы районында сукырлар җәмгыяте бюросы эше турындагы хисап белән җәмгыять рәисе Ольга Лыкова чыгыш ясады. Оешма эше уңай бәя алды. Җәмгыять рәисе итеп чираттагы срокка янә О.Н.Лыкова сайланды.

Рәсми өлештән соң җәмгыятьнең аеруча актив әгъзаларын бүләкләү тантанасы узды. Активистларга мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды. Шулай ук көзге букетлар конкурсына йомгак ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International