2020 елның 1нче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген бәяләү рейтингы нигезендә Росреестрның территориаль органнары арасында алдынгы урыннарны алып тора.
Әлеге рейтинг Росреестр тарафыннан квартал саен төзелә һәм ведомство эшчәнлеге юнәлешләре буенча якынча 20 төрле күрсәткечне үз эченә ала, алар арасында территориаль орган эшенең сыйфатын уңай бәяләүче затлар өлеше, законнарда каралган срокларны бозып кабул ителгән карарлар өлеше, техник хаталар өлеше һ.б. бар.