Баулы инвалидлар җәмгыятендә яңа рәис

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

Бүген чираттагы аппарат киңәшмәсендә район башлыгы инвалидлар җәмгыятенең җирле бүлекчәсенең яңа рәисе белән таныштырды.

13 елдан артык Баулы оешмасын җаваплы һәм актив Хәҗәрия Мортазина җитәкләде. Район башлыгы Рамил Гатиятуллин Хәҗәрия Гатиновнага Рәхмәт хаты тапшырды һәм инвалидлар җәмгыятенең яңа рәисе Валентина Белова белән таныштырды.

Элегрәк Валентина Васильевна мәктәптә кече сыйныфлар укытучысы булып эшләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International