Баулы иреклеләре "Чиста чишмә" акциясен үткәрде

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

«Без киләчәк яклы» иреклеләр хәрәкәте активистлары  «Шәйхевәли» чишмәсен чистарту буенча «Чиста чишмә» экологик акциясе үткәрде.

Акция барышында балалар чишмәне һәм аның янындагы территорияне пластик һәм пыяла шешәләрдән, фантиклардан, пакетлардан һәм башка көнкүреш чүп-чарыннан чистарттылар.
Экология акциясе барышында активистлар 10 капчык чүп-чар җыйдылар. Экологик чара “Бөтендөнья чисталык көне” акциясе кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International