Татарстанның Кадастр палатасы җир төзүчеләр аллеясын утыртты

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы агач һәм куаклар утырту буенча масштаблы экопроект үткәрде.

Акция кысаларында Татарстанның Кадастр палатасы хезмәткәрләре 20 дән артык туя, декоратив алмагач, барбарис һәм дёрен үсентеләре утырттылар. Аллея Владимир Кулагин урамында ведомство бинасы территориясендә утрытылды. Бу эштә Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы директоры Анна Корнилова да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International