1 октябрьдән бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хаклары артачак

2020 елның 25 сентябре, җомга

1 октябрьдән федераль дәүләт учреждениеләрендә эшләүче бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хаклары өч процентка, ягъни еллык инфляция дәрәҗәсенә индексацияләнәчәк.

Федераль казна, бюджет һәм автоном учреждениеләр хезмәткәрләренең; федераль дәүләт органнары, шулай ук хәрби частьләр, учреждениеләр һәм федераль башкарма хакимият органнары бүлекчәләренең гражданнар персоналы дхезмәт хаклары артачак.

Россия Хезмәт министрлыгында "Россия газетасына" аңлатуларынча, социаль өлкә һәм фән учреждениеләре, шулай ук гидрометеорология хезмәте, медик-социаль экспертиза, ветеринария лабораторияләре, Роспотребнадзор гигиена үзәкләре, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коткару үзәкләре, стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үзәкләре хезмәткәрләренең хезмәт хакларына индексация кагылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International