Илгә самолетта кайткан россиялеләрне өч көн эчендә коронавируска ПЦР-тест тапшырырга һәм аның нәтиҗәләрен алганчы өйдә үз-үзен изоляцияләү режимын сакларга мәҗбүр иттеләр. Бу хакта РФ баш дәүләт санитария табибы карарында әйтелә.
Документ бүгеннән үз көченә керде.